24 нче июль көнне Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бер төркем балалар белән “Туган як серләре” дип аталган тарихи экспедициягә барды.

Сәйтәк авылыннан өч чакрым  ераклыктагы  калкулыкта  “Гражданнар сугышында катнашучы геройларга мәңгелек дан “ дип  чукып язылган таш барлыгы билгеле булды. Сәйтәк авылында яшәүче Миннибаев Геннадий сүзләренә караганда , авыл читендә каты сугышлар булган, бомба чокырлары хәзер дә сакланган..Авыл аркылы Азин һәм Колчак гаскәрләре узган.Геннадий абый балалар белән үзенең әбиләре сөйләп, хәтерендә калган истәлекләре белән уртаклашты. “Без бәләкәй чакта бәрәңге бакчасыннан сугыш кораллары да эзләп таба идек әле “дип искә төшереп китте..Балалар белән шул урыннарда булып кайтырга булдык. Шактый вакыт эзләгәннән сон, ул таш табылды. Балалар  мәктәп программасы буенча  сугышка кагылышлы информацияне  искә төшреп үттеләр..Бу экскурсия бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.Соңыннан хуш-исле мәтрүшкәләр җыеп өйләргә кайттык. Бу ташның моннан соңгы язмышы турында уйларга булдык. Кызганычка каршы, күп кенә авылдашларыбыз бу таш турында белмиләр дә.Бәлки аларның туганнары да бу сугышта катнашканндыр????

Соңгы яңарту: 2019 елның 25 июле, 14:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International