Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

   5 сентябрь көнне Сәйтәк авыл клубында “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен  “Белем иленә сәяхәт” исемле кичә булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларга , яңа уку елы башлану белән тәбрикләп, кызыклы мавыктыргыч уеннар тәкъдим итте. Балалар, тәрбиячеләре Ефимова Л.М. берлектә, “паровозга” утырып белем иленә бардылар. “Уен”, “Җитезләр”, “Башваткычлар”, “Табышмаклар”, “Бию”, “Танышу” станцияләрендә тукталып, биремнәр үтәделәр.Узләрен тапкырлыкта, тырышлыкта, бердәмлектә сынадылар.Барлык биремнәрне бик теләп башкардылар. ”Ә кайда соң белем иле ?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Гизатуллина Я.Г. алар өчен белем иле- балалар бакчасы икәнен аңлатты. Соңыннан Керпе дус бүләк иткән алмалар белән сыйландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International