Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан, Сәйтәк авыл клубы авылыбызның әбиләрен Аулак өйгә утырмага чакырды.  Аулак өй авыл клубы каршында эшләп килүче “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә узды. Музей бүлмәсенә килеп керүгә үк, әбиләребез үзләрен яшь чакларына кире кайткандай хис иттеләр. Истәлекләр белән уртаклаша башладылар.Уен-көлке белән яшьлекләрен, бала чакларын искә төшерделәр. Бәйрәмнең максаты да шул иде инде. Ә анан сон аулак өйләрдә уйнаган “Йөзек салыш”, “Тыкрык” “Җәза биреш”  уеннарын уйнадылар. Төрле җәзалар үтәделәр-җырладылар, биеделәр, мәзәкләр сөйләделәр. Китапханә мөдире Данилова Е.И. га кушылып ,керәшен җыруларын башкардылар. Аулак өй чәй өстәле артында тәмамланды. Авыл клубы мөдире Гизатуллана Я.Г., утырмага килгән әбиләргә , балаларга мөрәҗәгать  итеп, өлкәннәребезнең яшь чаклары авыр шартларда үтсә дә,  аларның  һәрвакыт шат, тату яшәүләрен , эшкә дә, күңелле итеп ял итергә дә вакыт табуларын аңлатты. Аулак өй бик күңелле узды. Гизатуллина Я.Г. ,максатыма ирештем ,дип искәреп китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International