Камай авылы китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 3 ноябре, җомга

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан  Республикасы өчен зур вакыйга була: Татарстанның төп законы гамәлгә керә - Конституция кабул ителә. Быел әлеге тарихи вакыйгага - 25 ел. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә “Татарстан – тарих битләрендә” исемле чара уздырылды.

Китапханәче Галимуллина Г. презентация аша дәүләт символлары белән таныштырды. Аннан соң укучыларга “Татарстанны беләсезме?” исемле викторина тәкъдим ителде. Алар ике командага бүленеп, тарих, әдәбият, мәдәният, география, химия, татар халкының гореф-гадәтләре буенча бирелгән сорауларга җавап эзләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International