Камай авылы китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 1 декабре, җомга

Бүгенге көндә СПИД турында кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты янаучы глобаль эпидемия буларак сөйлиләр. Бу авыру беренче тапкыр 1981 елның 5 июнендә Америкада теркәлә. 1988 елның 1 декабреннән СПИДка каршы бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә башлый. Авыруга каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала.

Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату максатыннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М белешмә сәгате уздырды. Балаларга бу куркыныч инфекциянең ни рәвешле йогуы, аннан саклану юллары турында аңлатылды. Блиц-сорашу үткәрелде, ВИЧка каршы ролик күрсәтелде.

Гомернең һәм сәламәтлекнең кадере – аны югалткач кына арта дигән акыллы сүзләрне искә аласым килә. Безгә бирелгән гомерне ялгышлардан башка гына узсак идек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International