6 гыйнварь көнне Татар Тәкәше авылы клубы хезмәткәрләре балаларны “Тридевятое царство” ял паркына алып бардылар. Алабуга урманында аларны тиен белән төлке каршы алды, урман юлында төрле сынаулар көтте. Баларга бүләкләр бирделәр, алар тау шудылар, биеделәр. Тәмле тәбикмәк белән бергәләп чәй эчтеләр. Мастер-класста кереп матур ак ябалак ясадылар.