Бөрешле авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

          2018 елның 5 нче январенда Бөрешле  авылы мәдәният йортында Яр Чаллы шәhәреннән, Рамил Абдрахманов җитәкчелегендәге «Чаллы Утлары» группасы артистлары катнашында «Раштуа очрашулары» дип исемләнгән музыкаль кичә узды. Гаязова Йолдыз hәм Заманова Гүзәлия башкаруында "Гөрләп яшәргә", "Җаныкаем-җанашым", "Рәхмәтлемен ходаема", "Кышкы чия", "Карлы миләш", "Ак күл" һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Тамашачылар артистларыбызны зур алкышлар белән каршы алдылар, бергә күмәкләшеп биеделәр. Кичә бик күңелле узды. Артистларыбызга иҗади уңышлар теләп киләсе очрашуларга хәтле саубуллаштылар. Тамашачыларга кичә бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International