23 гыйнвар көнне Татар китапханәсе 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларын кабул итте. /Татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р./
“Җанга якын бизәкләр” дигән туган якны өйрәнү сәгатендә китапханәче Хафизова Г.Р. слайдлы презентация, күргәзмәләр аша,татар халкының милли киемнәре, бизәкләре, бәйрәмнәре белән таныштырды. Балалар белән “Түбәтәй”, “Карамыйча бел” уеннары уйналды. “Сабантуй маҗаралары” дигән мультфильм карагач, эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелде.