Тойгуҗа авылы хәбәр итә

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

27 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Ленинград шәһәрен блокададан чыгару көне уңаеннан "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады" дип аталган  тарихи сәгать үткәрделәр. Кичә дәвамында "Блокада балалары","Сугыш кирәкми " дигән җырлар тыңладылар,  900 көнгә сузылган блокаданың никадәр авырлыклар алып килүе, ләкин аның белән халкыбызның яшәүгә, җиңүгә булган ышанычын сындыра алмаулары турында сөйләштеләр. "Таштагы язулар​", "Сугыш Халык Батырлык" китапларыннан Ленинград блокадасы турындагы  язмаларны укыдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International