Күпбеләмгә экология турында

2018 елның 13 апреле, җомга

Табигать – безнең байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга калдыру безнең изге бурычыбыз. Шуңа күрә балаларда табигатьнең матурлыгын тоя белүне, аңа мәрхәмәтле карашны кечкенәдән тәрбияләү бик мөһим. Шул максаттан чыгып Бәзәкә авылы “Ләйсән” балалар бакчасында китапханәче Ф.Башарова “Күпбеләмгә экология турында” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Чара барышында китапханәче нәниләргә яз китерүче күп кенә күчмә кошларның табигатькә китергән файдасы турында сөйләде, аларның яшәү шартлары белән таныштырды, кошлар турындагы китапларны тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, бу төр әдәбият  кечкенәләрдә зур кызыксыну уятты, тәрбияче Л.Гилязова барлык китапларны да яздырып алып калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International