21 апрельдә Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Г. Тукайның туган көненә карата ял итү кичәсе уздырды. Кичә «Бөек шагыйрь» дип аталды. Чараны М. Сираева Г. Тукайның шигыренә язылган «Туган тел» җыры белән башлап җибәрде. Чара барышында әдипнең сүзләренә язылган җырлар яңгырады , шигырьләр укылды.