Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

21 апрель көнне  Сәйтәк авыл китапханәсендә «Китапханә төне – 2018» Бөтенроссия уку фестивале кысаларында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап, китапханәгә килүче китап укучыларга  “Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Апрель ае безгә Тукай ае буларак кадерле.Авыл китапханәсе Данилова Е.И.

укучыларны   шагырьнең  тормыш юлы ,китап  күргәзмәсе ярдәмендә аның балаларга язган әсәрләре белән таныштырды. Укучылар шигырьләрен укыдылар. Бергәләшеп шигырьләрнең мәгънәсен,тәрбияви сыйфатларын билгеләп үттеләр. Хәтердә калган әкиятләренең эчтәлеген сөйләделәр. Г.Тукай әсәрләре буенча уздырылган викторинада ни дәрәҗәдә  шагырьнең иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. белән бергә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар.  Балалар бергәләшеп шул җырларны башкардылар. Библиотөн "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International