Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

    22 апрель көнне  Сәйтәк авыл клубы  китапханә белән берлектә Ботендөнья җир көне уңаеннан  авыл балалары өчен   экологогик слайд-экскурс “Җир-без синең  балаларың!”  дип исемләнгән чара уздырдылар. Китапханәче Данилова Е.И. балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Авыл клубы мөдире Я.Г.Гыйзәтуллина балаларга экологик уеннар, ярышлар тәкъдим итте. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар ни дәрәҗәдә үзләре яши торган тирә-як мөхитне белүләрен күрсәттеләр. Барлык биремнәрне дә балалар тырышып үтәделәр. Шулай ук узләрен табигать кочагына чыккач ничек тотырга кирәклеге турында кагыйдәләр белән дә  таныштылар.  Кичәне уздыручылар  нәтиҗә ясап, авылыбызның, туган җиребезнең чисталыгы үз кулыбызда икәненә басым ясадылар. Бердәм булганда гына чисталыкка ирешеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International