Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

20 апрель көнне, Татар китапханәсендә,Бөтенрәсәй “Библиосумерки - 2018” акциясенә кушылып, “Китапханә киче” уздырылды.Чарада “Ядкарь” әдәби клубына йөрүче китап укучылар катнашты.

Китапханәче Гөлназ Хафизова кунакларны “Чорларның тылсымлы авазы” дигән күргәзмә белән таныштырып, олуг галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлын бәян итте, басылган китаплары, аның турындагы хезмәтләрне тәкъдим итте.Апрель – Тукай ае. Шуңа күрә әдипнеңиҗаты да читтә калмады, шигырьләре укылды, видеоязмада тыңланды.

Кичәнең икенче өлешендә “Ядкарь”леләр үз язмаларынтәкъдим иттеләр. Диләрә Хуҗина, Гөлниса Евдакимова, Гөлсем Фардееваларяңа язган иҗат җимешләрен тамашачы хозурына тапшырдылар.Яңа китаплар сайлап, уй-хисләр белән бүлешеп, күңелле аралашып, кичә чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International