Елмаю белән сәнгать дөньясына сәяхәт

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

20 апрель кичендә Бәзәкә китапханәсе Бөтенроссия “Китапханә киче-2018” акциясенә кушылып авылның мәдәният йорты иҗат төркеме белән “Елмаю белән сәнгать дөньясына сәяхәт” дигән очрашу кичәсе үткәрде.

19 сәгатьтә башланып киткән кичә театр сәнгатенә багышланды. Китапханәче Ф.Башарова катнашучыларны иң элек презентация аша татар театры тарихы, танылган театр йолдызлары белән таныштырды. Әдәби, музыкаль, театраль бу кичәдә кунаклар “Сүз эчендә хикмәт бар”, “Җырлыйк әле”, Күңелле пантомимо”, “Белегез безне”, “Крокодил”, “Чыбыксыз телефон”  дигән уеннарда катнашып үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Бу кичәдә дә күп кенә зирәк фикерләр яңгырады, җырлар башкарылды,  уен-көлке, шаян сүзләр тынып тормады. Катнашучылар  күңел ачып күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International