Китапханə киче

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

20 апрельдə Тойма авылы китапханəсендə мəдəният хезмəткəрлəре һəм китапханəче белəн берлектə китапханə киче уздырылды.

Балалар белəн экология темасына «Җир планетабызга куркыныч яный» исемле танып белү сəгате үткəрелде. Бу чара Җир планетасыныӊ пычрануы, анны саклау, Кызыл китапка кертелгəн үсемлеклəр һəм хайваннар дөньясына багышланды. Әгəр дə кеше һəркөн иртəн:

«Исəнме, сафһава!

Исəнмесез, күллəр һəм елгалар!

Исəнмесез, үсемлеклəр һəм хайваннар!

Исəнме, табигать! – дип исəнлəшсə, ул табигатькə игътибарлы булыр иде дип, балалар бу сихри сүзлəрне өйрəнделəр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International