Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 4 мае, җомга

1 нче май бәйрәменә Песәй авылы үзешчәннәре  зур концерт әзерләделәр. Программада өр яңа җырлар өстенлек итте.Тамашачыларның яраткан җырчылары Сабира Гильфанова, Сәетнур Хамидуллин, Нәфисә Насретдинова, Гузәлия Гаффарова, Галиахмәт Гатауллин,Гөлфия Батталова, Әлфия Кабирова, Гөлнар Ситдиковалар бәйрәм сәламнәрен матур җырларга төреп бирде. Гөлфия Батталова белән Сәетнур Хамидуллин башкаруындагы дуэт, биючеләребез Гөлнар Ситдикова, Фәридә Садриевалар тәкъдим иткән яңа биюләр, нәфис сүзләр - барысы да тамашачы күңеленә үтеп керде. Алабуга шәһәреннән кунакка кайткан Гөлнур ханым концерт программасыннан бик канәгатъ булуын белдереп,  "Киңәшләр һәм тәкъдимнәр  китабы "на зур рәхмәт сүзләрен язып калдырды, иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International