Ерак сугыш авазы

2018 елның 4 мае, җомга

4 май көнне, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән Халыкара акция уза. Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова, 3нче урта мәктәпнең 5“А”, 5 “Б”  сыйныф укучылары белән бергә, әлеге акциягә кушылдылар. /Сыйныф җитәкчеләре Абдуллина Р.З., Сөнгатова Р.И./

Бөек Ватан сугышында, зурлар белән беррәттән, 20 меңнән артык бала катнаша. Алар партизан отрядларында разведкага йөриләр, яшерен оешмалар эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Күп очракта яшүсмерләрләр сугышчан частьләрдә полк “кызлары” һәм “уллары”,  яки корабларда юнгалар булып китәләр.

Акциягә кушылып, сугыш вакытында балаларның батырлыкларын сурәтләгән “Бөек Ватан сугышының каһарман балалары”китабы укылды. Советлар Союзы герое исеме бирелгән Марат Казей, Зина Портнова турындагы хикәяләрне укучылар тетрәнеп тыңладылар, эчтәлеге буенча фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International