Тойгуҗа авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

8 нче майда Тойгуҗа авылы җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Митингка килүче  тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын , кайткан кунакларны район хакимияте исеменнән мәгариф  бүлеге җитәкчесе Макаров К.Г. котлады. Авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А., авылның ветераннар советы рәисе Муканова Валентина Борисовна да үзләренең тәбрикләү сүзләрен әйтеп рәхмәтләрен белдерделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән"Бу көннәрне ничек онытасың!" исемле музыкаль композиция белән чыгыш ясап  яшь буын вәкилләре тыл һәм хезмәт ветераннарына рәхмәтләрен җиткерделәр, шулай ук ветераннар да сугыш еллары, сугыштан сонгы авыр еллар хатирәләре белән уртаклаштылар, теләкләрен әйттеләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр куелды.Соныннан ветераннар чәй өстәле артында​ күңелле генә сөйләшеп, үткәннәрне искә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International