Татар Ахтиялы авыл клубы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үткән бәйрәм көннәрендә “Георгий лентасы” акциясе уздырдылар. Авыл клубы мөдире Минирахманова А. авылда яшәүче һәр кешегә Георгий лентасының мәгънәсе, ничек тагып йөрергә кирәклеге турында аңлатып, күкрәкләренә бәйрәм белән котлап ,ленталар такты. Шулай ук авылда яшәүче 21 сугыш чоры балаларын да бәйрәм белән котларга онытмады. Котлаулардан бер кеше дә читтә калмады. Бу көн авыл халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды.