Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сәйтәк авыл клубында “Бәхетле балачак” исемле күңел ачу кичәсе булды. Кичәнең кунаклары - “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балалар .Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.балаларны ,бәйрәм белән котлап, аларның хокуклары белән таныштырды.Барысына да , күңелле бәйрәм кәефе теләп, төрле уеннар тәкъдим итте. Балалар табышмакларга җаваплар табуда үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Ике командага бүленеп , спорт ярышларында катнаштылар.Җырлы-биюле түгәрәк уеннарын бик яратып уйнадылар. Бәйрәм кичәсе азагында  һәр бала авыл клубының татлы призларына  лаек булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International