31 май тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан Камай авылы мәктәбендә видеопрезентация буенча фикер алышу булды. Укучылар китапханәче Галимуллина Г.М. белән проблеманы чишү юлларын эзләделәр.
Тәмәке тарту кешенең сәламәтлегенә зур зыян сала, аның халәтен, хис-кичерешләрен боза. Шундый авырлыклар аша үтәр өчен инде тәмәкегә тотынырга кирәкмени?! Әлбәттә, юк. Сәламәт, матур, бәхетле тормыштан да яхшысы юктыр. Укучылар сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, файдалы, сәләтне үстерүче шөгыль белән кызыксынырга, ихтыяр көчен тәрбияләргә кирәк дигән фикергә килделәр.