Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

1 нче июнь - иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки бу балаларны яклау көне буларак бәйрәм ителә торган көн. Тормышның иң самими, иң матур затлары бит алар. Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге бәйрәмне балалар өчен бик теләп оештырдылар. Мәктәп белән берлектә" Эх, күңелле балачак, мәңге истә калачак !" дигән исем астында уздырылган чара беркемне дә битараф калдырмады. Бу көнне укучылар үзләренең ел дәвамында башкарган эшләре буенча әзерләнгән презентация һәм видео фильм карадылар. Бәйрәм концертында үзләренең яраткан номерлары белән чыгышлар ясадылар, чәй өстәленнән соң, икенче өлеше урамда дәвам итте. Күңелле уеннар, асфальтта рәсем ясаулар бер-бер артлы үрелеп, балаларга күңел күтәренкелеге бүләк итте. Бәйрәмнең спонсоры шәхси хезмәткәр Артур Гайфетдинов  әзерләгән татлы призлар да балаларның кәефен күтәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International