"Керәшен чибәре" конкурсына әзерлек башланды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

    1 июнь көнне Сәйтәк авыл клубында “Керәшен чибәре” бәйгесенең  оештыру эшләре башланып китте. Бу көнне бәйгене  оештыручы Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре  конкурсантлар белән очраштылар.Бәйгедә Иске Гришкин,Бөрешле, Камай, Сәйтәк авыл кызлары катнашачак. Гизатуллина М.И. бәйгенең максатлары , һәр турына аңлатма биреп, эш тәртибе белән таныштырды.Беренче очрашу көнендә үк инде,  катнашучыларга бәйгенең файдалы һәм мавыктыргыч  булырга тиешлеген истә тотып,авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.  “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә Сәйтәк авылы тарихы, керәшен халкының тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштырды. Бәйгене оештыруда ярдәм итүче Иске Гришкин авылы Мәдәният йорты директоры  Япавев В.М.  керәшен халык тарихы, хатын-кызларның кием элементлары белән таныштырп, бик күп кирәкле мәгълүмәт бирде. Павлова М.конкурсантлар өчен бию буенча  мастер класс уздырды.Бәйгене оештыручылар киләсе очрашуларга  да кызлар өчен  яңалыклар әзерлиләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International