Татар Тәкәше авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

   1 июнь көнне Татар Тәкәше авыл клубы Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  “Балачакта калыйк” исемле бәйрәм кичәсе уздырды. Авыл клубы мөдире Мусина А.З. балаларны, бәйрәм белән котлап, аларга күңелле уеннар әзерләде. Балалар “ Мин тынычлык ясыйм” дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Рәсем конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңучеләр билгеләнеп, авыл клубының татлы призларына лаек булдылар. Бәйрәм авыл клубы территориясендә дәвам итте.  Спорт   һәм күңелле ярышларда  барысы да бик теләп катнаштылар.Балаларның шат авазы ,яңгыравык  көлүләре бәйрәмнең оешкан төстә, күңелле итеп оештырылуының шаһиты булды.Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International