9 июньдәТойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Табигатьне саклау безнең кулда»- дип исемләнгән экологик дәрес уздырылды. Чарада табигатьне саклау турында мәкаль – әйтемнәр укылды һәм аларның мәгънәләре турында аңлатылды.Балалар Татарстан республикасының «Кызыл китабына» кертелгән кайбер үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштылар. « Кеше һаман да шулай табигатькә, су һәм һавага ваемсыз булып калса , үсемлекләрне хайваннарны юкка чыгаруын дәвам итсә, табигать үләчәк . Шуңа күрә һәр кеше табигатьне баетуда , саклауда үзеннән өлеш кертергә тиеш» - дип тәмамланды экологик дәрес.