Туган як. Туган җир. уган туфрак. Туган төбәк. Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Әйе, һәр кеше өчен үзенең туган ягы кадерле. Еллар узган саен безүткәннәрне сагынабыз, истәлекләрне барлыйбыз.
16 июнь көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. Сабантуена кайткан авылдашларны, килгән кунакларны истәлекләр дөньясына сәяхәткә чакырды.
Авылыбыз тарихы, истәлекле фотоматериаллар һәм мәшһүр авылдашларыбызга багышланган альбомнарны авылдашлар гына түгел, ә килгән кунаклар да кызыксынып карадылар. Без күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланабыз.