Бүген татарстан Карабаш бистәсендә Нефть саммиты-2018 ачылды. Киңәшмә нефть чыгаруның 75 яшьлек юбилеена багышланган. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ул республиканың нефть, технология предприятиеләре һәм оешмаларының яңа эшләнмәләре урын алган күргәзмә белән танышты. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» компаниясенең «Бөгелмә механика заводы», «РИТЭК» АҖ, «Кварт» ГАҖ, «Нефтех» ЯАҖ, «ЭЛКАМ», «ТатПром-Холдинг», «ТАПАРТ», «НПФ «Пакер» компанияләре, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты бар.