12 июльдә Сәйтяк авылында "Питрау" бәйрәме узды.
Җылы һава торышы, авыл халкы һәм кунаклар, иҗат коллективлары район һәм Чаллы тату гаилә булып мәйданда җыелды. Авыл халкын бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илмир Кашафутдинов котладылар. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Һәр кеше үзе өчен мавыктыргыч шөгыль тапты.