Сәйтәктә Көз бәйрәме

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

 

14 октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында Көзге фестиваль узды.Фестивальнең төп кунаклары - Алабуга районы Мальцево авылы клубы үзешчәннәре булды. Бу чарада  төрле яшьтәге авылдашларыбыз белән беррәттән  күрше-тирә авыллардан килгән тамашачылар  да катнашты. Авыл клубы хезмәткәрләре  яшь узенчәлекләрен истә тотып һәрбер кунакка  мавыктыргыч чаралар әзерләделәр..Килгән кунаклар төрледән төрле кайтнамалар белән кишер һәм үлән чәйләре эчә алдылар. Кече  яшьтәге  балалар  “Көзге остаханә”дә табигый материаллар кулланып көзге бизәкләрне  ясадылар. Өлкәнрәк балалар көз белән бәйләнешле булган уеннарда бик теләп катнаштылар.Шулай ук  клуб залында  Мальцево авылы кул остасы Татьяна Чурикованың шәһси күргәзмәсе оештырылды. Авыл клубы залы искитмәле  кул эшләре белән бизәлде. Барлык килгән кунаклар күргәзмә белән таныштылар. Теләүчеләр өчен йомшак уенчыклар ясау буенча мастер-класс уздырылды. Хәтта  фотога төшү зонасы да булдырылды.Соңыннан килгән кунакларга “Без- Мальцево авылыннан” исемле зур концерт программасы тәкъдим ителде. Концерт барышында конкурста катнашучылар Дипломнар һәм махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чараны тәмамлап, авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. килгән авылдашларга рәхмәтен җиткерде. Мальцево авылы клубы узешчәннәренә Рәхмәт хаты тапшырып, безнең бу дуслык саклансын иде дигән теләген җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International