Бәзәкә китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 7 декабре, җомга

6 декабрьдә Бәзәкә авылы китапханәсендә шагыйрь М.Гыймазетдиновның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Йөрәк җылым сезгә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

Чарага шагыйрьнең тормыш юлын юктырткан стенд һәм күргәзмә эшләнде. Китапханәче Ф.Башарова кичәдә катнашучыларга Марсель абыйның биографиясе һәм иҗаты турында кыскача сөйләгән видеожурнал карарга, шагыйрьнең җырларын тыңларга тәкъдимитте. Аннары кичәдә катнашучылар шагыйрьнең йөрәгеннән моң булып түгелгән шигырьләрен укыдылар. Педагог-ветеран Р.Мөхетдинова Марсель абыйның бары тик газета битләрендә генә басылган (1983 елда), авылдашларыбызга багышлап язылган шигырьләрен тыңлаучыларга җиткерде, М.Миннахметова шагыйрь турындагы истәлекләре белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International