Әкиятле сәгать

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

10 январь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе үзенең нәни китап укучыларына “Әкиятле сәгать” үткәрү өчен “Ләйсән” балалар бакчасына килде.

Ул балаларга танылган артист Х.Җәләйнең татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган шигъри “Әкиятләр” китабыннан “Шәрә бүре” әкиятен кычкырып укыды. Соңыннан тәрбияче Л.Гилязова белән берлектә укыганнарга нәтиҗә чыгардылар һәм китаптагы матур иллюстрация белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International