Эко – сәгать «Урман газетасы»

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

 9 февраль көнне Песәй авылы китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары (укытучысы Әхмәтгәрәева Г.Г.) өчен В. Бианкиның 125 - еллыгына багышланган «Урман газетасы» дигән эко - сәгать үткәрелде.

«Лесной сказочник» күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Яраханова Рузалия балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. "Бианки әсәрләрен белүчеләр» экологик викторина үткәрде. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар һәм урман кешеләре турында табышмаклар чиштеләр. Балалар Бианканың иң атаклы китабы «Урман газетасы» булуын белделәр. Бу зур чын газета игъланнар, телеграммалар белән – урманда булган барлык нәрсәләр турында.

Бу китапка «Авыл календаре: колхоз яңалыклары» бүлегенә Н.Павлова  язмалары кертелде. Нина Михайловна Павлова-галим, биология фәннәре докторы һәм балалар язучысы, табигать турында әкиятләр, шигырьләр һәм хикәяләр авторы. Аның китаплары арасында «Зур могҗиза», «Тере бусинка», «Сары, ак, төлке», «Тычкан баласы адашты», «Хәйләкәр тузганак» һ.б. бар. Нина Михайловна Виталий Валентинович Бианки белән күп еллар дус булган. «Нина Павлова китапларын укыйбыз» акциясе узуга бәйле рәвештә, укучыларда бу акциягә кушылды. Китапханәче «Нина Павлова китап битләре буенча» экопутешествие үткәрде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар «Урман газетасы» китабыннан Нина Павлова язмаларын бик теләп тыңладылар. Балалар «Зеленое перо Нины Павловой» күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге сәяхәттән балалар үзләре өчен кечкенә генә булса да, табигать тормышыннан ачышлар ясасын иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International