Әфган салган яралар

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз.

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шарафутдинова С.Н. укучылар өчен “Әфган салган яралар” исемле хәтер сәгате уздырдылар.

Видеоролик аша Әфган сугышы турында кыскача мәгълүмат бирелде, балалар әлеге темага кагылышлы китаплар белән таныштылар, әфганчы авылдашларыбыз турында тыңладылар. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International