Шагыйрьләр иҗаты мәңгелек

2019 елның 15 феврале, җомга

14 февраль көнне Иске Гришкин мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм мәктәп белән берлектә “Җәлил шигырьләрен укыйбыз” исемле  поэзия сәгате уткәрелде. Угольникова А.А. укучыларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. Бармакова Г.И. “Моабит дәфтәрләре циклыннан “Кызыл ромашка”  шигырен укыды,  Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар китерде, “Шигырьләре- җан авазы”исемле  китап күргәзмәсе белән таныштырды.     Михайлова К.Л. Муса Җәлилнең  “Дару”  шигырен укыды. Автор әлеге шигыре  аша безгә  ата-аналарның кадерен белергә һәм аларны онытмаска кирәклеген әйтергә теләгәнен аңлатты.  Япаев В.М. укчыларны М.Җәлилнең гомеренең соңгы көннәрендә язылган шигырьләрен укып, укучыларга шагыйрьнең уй-кичерешләре турында сөйләде. Укучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында бик игътибар белән тыңлап үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International