14 нче февраль Изге Вәли -Гашыйклар көне . Кече яшьтәге балаларда ул әти-әниеңә, дусларыңа, туган җиреңә,кече Ватаныңа мәхәббәт белдерү көне буларак бәйрәм ителә.Шул максаттан чыгып Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. кече яшьтәге балалар белән Вәли көне символы булган йөрәкчекләр ясау буенча мастер-класс уздырды.Чәчәк урнаштырылган йөрәкчекләр-валентинкаларны балалар тәрбиячеләргә, әти-әниләренә, авылдашларга бүләк иттеләр.