Муса Җәлил – балаларга

2019 елның 15 феврале, җомга

14 февраль көнне, Татар китапханәсендә, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә уздырылды. Кичәдә 7нче бакчаның 4нче, мәктәпкә әзерлек төркеме(Татар теле тәрбиячесе: Шәяхмәтова М.Н.) һәм 1нче урта мәктәпнең 1”Г” сыйныфы укучылары (Укытучылары:Каримова А.М.)катнашты.

Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны М.Җәлилнең тормыш юлы, китаплары беләнтаныштырды. Сабыйлар үзләре дә шагыйрь тормышыннан хәбәрдар булулары, сорауларга бик актив җавап бирүләре белән куандырды. Алар, рәсемнәр буенча әдипнең шигырьләрен дә бик тиз таныдылар.

Бакча балалары: Рахматуллина Алия, Леонтьева Настя, Голов Ролан, Султанов Эмиль; мәктәп укучылары: Иванова Эвелина, Гиззатуллин Алмаз, Донченкова Аня, Пискунова Азалия матур итеп татарча һәм русча М.Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Аларга китапханәдән “Мактау кәгазьләре” тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International