19 апрель кичендә Бәзәкә авылы китапхәнәсе Бөтенроссия “Китапханә киче -2019” акциясенә кушылды. Бу кичтә Театр елына багышланган “Сихри сәхнә серләре” исемле интеллектуаль уен үткәрелде.
Катнашучылар итеп яшьлекләре сәхнәдә үткән “Авыл яшьләре” драма түгәрәге членнары һәм актив китап укучылар чакырылды. Уенда “Театр сөючеләр” һәм “Китап укучылар” командаларына бүленеп “Балачак”, “Татар театры”, “Уены-чыны бергә”, “Кем ул?”, “Ничек атала” дигән темага бүленгән сорауларга җавап эзләделәр, 2001 елда Бәзәкә урта мәктәбе укытучылары сәхнәләштергән Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектакленнән өзек карадылар. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.