Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

21 нче апрельдə Тойма авылы китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә балалар өчен «Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз» дип исемлəнгəн танып-белү сəгате уздырдылар.

Китапханәче балаларга ямьле яз килүе һәм җылы яклардан нинди кошлар кайтуы турында сөйләде. Канатлы дусларыбыз турында слайдлар күрсәтелде, балалар кошларның тавышларын зур игътибар белән тыңладылар. Чарада катнашучылар канатлы дусларыбыз турында мəкальлəрне, əйтемнəрне искə төшерделəр, табышмакларга җавап бирделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International