Карповлылар күтәренке кәеф һәм юмор белән

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Л.Карпов исемендәге химзаводның креатив һәм актив хезмәткәрләре «Без – Менделеев дәвамчылары» район халык иҗаты фестивалендә сәхнә осталыкларын күрсәттеләр һәм тамашачы алкышларын яуладылар.

Химиклар бергә
С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда тату заводлылар бер гаилә сыман җыелдылар. Алар квалификацияле химиклар гына түгел, сәләтле артистлар да. Катнашучылар зур әзерлек эшләре алып бардылар: номерларны барладылар, зәвыклы костюмнар сайладылар, реквизитлар ясадылар. Халык иҗаты фестивале химиклар өчен чын бәйрәм һәм онытылмаслык вакыйга булды. 
Иҗади заводлылар 
Карповлылар көлдергеч театрләштерелгән куелышлар, йөрәккә үтеп керерлек җырлар һәм очкынлы биюләр, шулай ук оригиналь жанрда чыгышлар тәкъдим иттеләр. Фестивальне цехларның театрал төркеме ачты һәм «Шәһәр йоклаганда» миниатюрасын сәхнәләштерде. Тамаша Дмитрий Менделеев хөрмәтенә куелган һәйкәл-бюст янында алып барылды. Артистлар Менделеевскида шәһәрлеләрнең ничек яшәүләрен, күренекле химикның туган көнен һәм галимнең химик элементлар Периодик таблицасының 150 еллыгын ничек билгеләүләрен тасвирладылар. «Ышанмыйм, «Кем миллионер булырга тели?», «Балалар бакчасында», «Оксана өчен черевичкалар» миниатюралары һәм «Әби» репризасы кызыклы һәм мавыктыргыч булды. 
− «Ышанмыйм» миниатюрасында режиссёр ролендә чыгыш ясадым. Мәзәк формасында кино төшердек. Номерда катнашучылар исле газ сулаган стажёрны коткардылар. Яшь эшченең хәлен кызыклы һәм чынлыкта сыман итеп күрсәтергә тырыштык,− ди Марат Шакиев.
Алексей Арсланов уен коралында уйнап сокландырды. Ул трубада «Свой среди чужих, чужой среди своих» совет кинофильмыннан композиция тәкъдим ите. Завод темасына «Эх, Семёновна!» куплетлары «Күңелле әбиләр»» ансамбленнән шулай ук тамашачыга чын канәгатьләнү хисе бирде. Заводлыларның милли стильдәге биюләре программаның бизәге булды.
Яңа мөмкинлекләр
Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм химзаводның генераль директоры Дамир Шамсин карповлыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Алар үткен телле тамашалар һәм артистларның ихластан чыгыш ясаулары беркемне дә битараф калдырмавын билгеләделәр.
− Фестиваль предприятие коллективын яңа иҗади үрләр яуларга этәргеч бирде. Заводлыларның күбесе сәхнәдә үз сәләтләренең яңа мөмкинлекләрен ачты. Барлык креатив башлангычларда да химиклар югары һөнәри осталык күрсәтәләр, − дип белдерде Валерий Сергеевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International