Юбилярны котлау

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләренең    авылдаш юбилярларны котлау күркәм гадәткә әйләнеп бара.Гадәтне югалтмыйча,  12 май көнне Сәйтәк авылында  яшәүче Семенова Пелагия Андреевнаның   күркәм бәйрәме- 80 яшьлек юбилее белән котлап үттеләр. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. ның “Сугыш урлаган балачак” исемле җыентыгында Пелагия Андреевнаның  тормыш юлы турында бәйнә-бәйнә  язылган иде.  Ул сугыш чоры баласы.Әтисе сугыш кырында һәлак була. Ятимлекне , ачлыкны күреп үскән бала. Яшьли тол кала. Ләкин нинди генә шартларда яшәсә дә, үзенең өч баласына ныклы тәрбия биреп, бүгенге көндә шуларның тәрбиясендә яшәп ята.Авылды хөрмәткә лаеклы апаларның берсе.  Ясминур Гизатуллина , юбилярны котлап,  авыл клубы исеменнән бүләкләр тапшырды. Пелагия Андреевна якты йөз белән каршы алып,  үзенең тормышындагы яңадан яңа якты истәлекләре  белән уртаклашты. Әле рәхәтләндереп “Сәйтәк авыл көен” җырлап та күрсәтте. Авыл  клубы хезмәткәрләре  тарафыннан үзенә шундый ихтибар булуына рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования