Без бергә

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

17.05.2019 ДБГБУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” укучылары һәм укытучылары "Без бергә" III Республика балалар сәнгать фестивалендә катнаштылар һәм "Татарстан Республикасының махсус белем бирү мәктәпләре, социаль учреждениеләре арасында иң яхшы күргәзмә экспозициясе" номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Компетентлы жюри хөкеменә укучылар "Дружба народов - богатство страны" экспозициясен һәм агач эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Россия – интернациональ ил, аның территориясендә бик күп халыклар яшәвен барыбыз да беләбез. Әмма без алар турында нәрсәләр әйтә алабыз? Бик аз! Нәкъ менә шул максат белән халык иҗаты фестивалендә безнең мәктәп үзенең күргәзмәсен оештырды да. Әлеге бәйгедә катнашып без Татарстан Республикасында яши торган төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышуны дәвам иттек. Бердәмлектә генә - безнең көч! "Без бергә" бәйгесендә катнашучылар моны раслый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International