Гаилә бәйрәме

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

6 нчы майда 7 нче балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр Азина А. Р. һәм Сайтаева О. В. “Гаилә бәйрәме” дигән күңел ачу чарасы үткәрделәр. “Смешарики” дигән мультфильмнан Нюша исемле әкият персонажыннан һәм Крошка исемле шамакайдан гадәти булмаган котлау булды. Крошка белән бергә балалар төрле конкурсларда катнаштылар, биеделәр, табышмаклар әйттеләр, түгәрәктә йөреп уйнадылар. Бәйрәм ахырында балалар бик ләззәтләнеп сабын куыклары чыгару трюкларын карадылар һәм үзләре дә анда катнаштылар. Сабын куыкларын кулланып, балалар белән сулыш гимнастикасы да үткәрелде. Бәйрәм бик яхшы үтте, барлык балалар да канәгать булып калдылар. Балаларның хәтерендә онытылмас ядкарь булып калсын өчен, гаҗәеп нәрсәләр кертеп чараларны төрлеләндерергә без бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International