Хәтер сәгате

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

22 июнь илебез өчен иң кайгылы, ачы күз яшьле, фаҗигале көн. Бу көн сугышка китеп, туган ягына әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу, Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарын күнелләребездә яңарту көне. Балаларга  патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын аңлату максатыннан, Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М.  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен  “Һаман да хәтердә...”  исемле хәтер сәгате әзерләделәр.

Презентация  аша шул көннәргә сәяхәт ясалды. Бөек Ватан сугышында безнең ил өчен гомерләрен кызганмаган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйләнде, сугыш турындагы китаплар тәкъдим ителде.Соңыннан һәйкәл янында сугышта катнашкан авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык һәм истәлеккә фотога төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International