Сәйтәктә шоколад көне

12 июль 2019 ел., җомга

11 июль -Бөтен дөнья шоколад көне. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны “Шоколад аланына” кунакка чакырды. Бәйрәм тарихы белән танышканнан соң,балалар һәр шоколадлы чәчәк астына яшеренгән сорауларга, табышмакларга җаваплар әйтеп, тәмле шоколадларга лаек булдылар.Уен бик җанлы,күңелле барды, чөнки һәрберсенең дә күбрәк шоколадлы чәчәкне җыясы килә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования