Чәчәкләр – дөньяның бизәге

2019 елның 12 июле, җомга

11 июнь көнне Татар китапханәсендә 7нче бакча балалары  “Чәчәкләр - дөньяның  бизәге” дип аталган танып белү уенында катнашты.

Сабыйлар Чәчкәбикәгә чәчәкләрләрне явыз Шайтан таягыннан коткарырга ярдәм иттеләр: бакча һәм кыр чәчкәләре турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, буталган рәсемнәрне җыйдылар. Чәчәкләрне “коткаргач”, җәй турында китаплар белән таныштылар, “Ида исемле кызның чәчкәләре” дигән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International