Иптәшләр очрашуы, футбол уены

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

13 июль көнне Ык Тамагы спорт сөюче яшьләре безнең авылыбыз егетләрен футбол уены буенча иптәшләрчә матчка дәште. Бәзәкәлеләр бу чакыруны бик сөнеп кабул иттеләр. Һава торышы да бу көнне комаучаулык итмәде, комлы футбол мәйданчыгы уен өчен әзер иде. Уенчылар 10яшьтән – 16 яшькәчә, көч сынаштылар. Ык Тамагы уенчылары көчлерәк булып чыкты, 3кэ1 хисабына алар җиңү яулады. Бу уенда җанатарларның да роле зур булды, алар уенчыларга көч биреп тордылар. Иптәшләр очрашуы чәй остәле артында дәвам итте. Бәзәкә кызлары, кумәк флешмоб оештырып, Ык Тамагы яшьләрен, балаларны киләсе атнага үзебезнең авылга шундый ук уенга чакырдылар. Ике команда уенчыларына да уңышлар телибез. Иң мөһиме-  яшьләребез бер-берсе белән аралашып, дус, тату булып яшәсеннәр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International