Сәйтәктә Питрау бәйрәме

2019 елның 16 июле, сишәмбе

 

12 июль көнне Сәйтәк авылында Питрау бәйрәме узды. Керәшеннәрнең Питер һәм Павел апосталларына атап уздырыла дип торган христиан бәйрәме дип саналса да, әлеге йоланың сәбәбе күпкә тирәндәрәк ята. Ул - һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне. Җәйне озату көне. Питрау Сәйтәк авылында да   зур колач белән үтә торган бәйрәм.  Бишенче тапкыр уздырыла торган бу бәйрәмгә елдагыча халык күп җыелган иде һәм алар рәхәтләнеп күңел ачтылар . Бәйрәмне отец Алексей иман укып ачып җибәрде.Менделеев  районы мәдәният идәрәсе җитәкчесе Шиапова Е.В.,Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы  Кашафутдинов И.И. килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр.Бәйрәм  Сәйтәк авылы клубының “Карендәшләр” керәшен җыруы  ансамбле , “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашучы кызлар һәм  авылыбызның үзешчән сәгнатьтә катнашучылары  чыгышы белән башланып китте.. Мәйданда  Иске Гришкин , Менделеевск  шәһәренең “Туганайлар” ансамбле , Татар Тәкәше авылының “Гөлләрем” татар җыры ансамбле ,   Камай авылы мәдәният йорты ,Тихоново авылы мәдәният йорты, Тойгуҗа авылы клубы  узешчәннәренең күмәк түгәрәк ясавы халык күңелеленә бик хуш килде.Бәйрәмнең хуҗалары,килгән үзешчән артистлар халык хозурына үзләренең дәртле биюләрен, җырларын бүләк иттеләр.Яңгыр сибәләп торса да, бәйрәм үз ямен югалтмады. Питрау бәйрәменең төп уеннары белән беррәттән, авыл халкы шаян уеннарда да бик теләп катнаштылар.Балалар мәйдәнчыгында аниматор Марина Климова үзенең ярдәмчеләре белән балалар өчен уеннар оештырды. Сәудә нокталары, балалар очен атракционнар эшләде. Питрау бәйрәмен оештыручы һәм алып баручы Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.барлык килгән кунакларны тәбрик итеп, шушы олуг бәйрәмне оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде, авылның яңа туган сабыйларына, яшь парларга,сугыш чоры һәм тыл ветераннарына  бүләкләр тапшырды.Җыр моң , дәртле биюләр мәйданда сонга кадәр дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International