Сәйтәклеләр асфальтка рәсем ясадылар

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

16 нчы июль- Рәсәйдә асфальтка рәсем ясау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы балалар өчен “Минем хыялым” дигән темага рәсем ясау конкурсы оештырды. Балалар һәрберсе үзләренең хыялларын төсле акбурлар белән асфальтка ясадылар һәм иптәшләренә  сөйләделәр Кемгәдер песи баласы ,  кыйбатлы телефон кирәк. Ә Нежневартовскидан кунакка кайткан Телинаның авылда өй булдырасы килә икән..Ә  кайберләренең  тәм-томнар тулы кояшлы  аланда яшиселәре  килә. Шуны истә тотып, авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.алар өчен  баллы шашка турниры уздырды.Балалар өчен урамда дискотека оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International