Китап –белем чишмәсе, ышанычлы дус, дибез. Ә без белгән китапларга ничә яшь соң?
Камай авылы китапханәсендә балалар өчен язылган китаплар юбилеена багышланган күргәзмә әзерләнде. Шулай ук балалар юбиляр китапларга багышланган видео күзәтү белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Күргәзмәгә куелган китаплар берничә буын тарафыннан яратып укылдылар һәм алар хәзер дә актуальлекләрен югалтмыйлар.